Яшел Үзән районындагы “Даль-Кама” ит комбинатының ишегалдында 80 тонна бозылган тавык итен казып чыгарганнар.
Бу хәл турында “Реальное время” хәбәр итә. Әлеге күңелсез күренеш Россельхознадзор, ветеринария хезмәткәрләре, Росприроднадзор, Татарстанның Экология министрлыгы вәкилләре катнашында булган.
Бозылган итләрне складлардан - 20 адым, ә елгадан 80 метр ераклыкта күмеп куйганнар. Бу исә язын әлеге ит суга эләгер дигән куркыныч тудырган.
Хәзерге вакытта әлеге эш буенча тикшерү бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар