Республикада бөртекле культура уңышы 21 процент мәйданда җыеп алынган.
Скопировать ссылку
Республикада бөртекле культура уңышы 21 процент мәйданда җыеп алынган.
Татарстанда 4 август көненә 930 мең тонна ашлык суктырылган, бүген кичкә бу сан 1 миллионга кадәр артачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Президенты вазифасын башкаручы Алексей Песошин уздырган традицион республика киңәшмәсендә вице-премьер – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Комментарийлар