16+

Татарстанда абзар янган: 171 эре терлек коткарылган

Татарстанның Лаеш районында "Йолдыз" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең сыер абзарында янгын чыккан, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Татарстанда абзар янган: 171 эре терлек коткарылган

Татарстанның Лаеш районында "Йолдыз" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең сыер абзарында янгын чыккан, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Пәрәү авылында урнашкан бер катлы 1400 квадрат метр мәйданны биләгән сыер абзары яна башлаган. Янгыннан сыерлар, бозаулар, үгезләр - барлыгы 171 мал коткарылган.

Янгын мәйданы 8 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын нәтиҗәсендә ишек, өлешчә диварлар һәм түбә янган. Янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading