16+

Татарстанда алдан тавыш бирү башланды

13 сентябрь - бердәм сайлау көне. Татарстанда сайлау хокукына ия 2 млн 933 мең кеше яши.

13 сентябрь - бердәм сайлау көне. Татарстанда сайлау хокукына ия 2 млн 933 мең кеше яши.

Бүген алдан сайлау да башланды. Командировкага китүчеләр яки башка сәбәпләр аркасында 13 сентябрьдә сайлауларда катнаша алмаучылар 8 сентябрьгә кадәр территориаль сайлау комиссияләрендә алдан тавыш бирә алалар. Алар атнаның эш көннәрендә 16.00-20.00 сәгатьләрдә, ә ял көннәрендә 8.00-16.00 сәгатьләрдә кабул итә. 9-12 сентябрьләрдә участок сайлау комиссияләрендә дә алдан тавыш бирергә мөмкин. Эш сәгатьләре шул ук.

Татарстан Президентлыгына "Бердәм Россия", КПРФ, ЛДПР, "Справедливая Россия" сәяси партияләреннән дүрт кандидат тәкъдим ителгән.

- Хәзер партияләр агитация эшләре алып бара. Республикада матур көндәшлек традициясе барлыкка килде,- дидеТатарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

Республиканың муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына 7716 депутат сайланачак. Әлеге урыннарга 9907 кандидат теркәлгән.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең "Кайнар элемтә" телефоннары эш көннәрендә сәгать 9дан 18 сәгатькә кадәр (843) 292-85-14 һәм 292-56-42 номеры буенча шалтыратуларны кабул итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading