Синоптиклар юлларда бозлавык турында да кисәтә.
Иртәгә Татарстанда салкын һава торышы көтелә, аязганда һава температурасы -36 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Синоптиклар иртәгә алмашынучан-болытлы һава торшышы фаразлый. Явым-төшем ихтималы аз. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка күчә торган җил исәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -24…-29 градус, ә аязганда -36 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -16…-21 градус була. Синоптиклар юлларда бозлавык турында да кисәтә.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар