16+

Татарстанда бала тудыру йортында 35 яшьлек хатын вафат булган

Табиблар аның баласын коткара кала алган.

Табиблар аның баласын коткара кала алган.

Хатын күптән түгел ире белән Казаннан Чаллыга күченеп килгән. Аның 36 атналык йөклелеге булган. Рәсми чыганаклардан билгеле булганча, 11 октябрьдә аны Кама дәүләт медицина үзәгенең перинаталь үзәгенә салганнар. Әмма 12 октябрьдә, 17 сәгатьтә хатын-кызның хәле кинәт начарлана. Бүлмәдәшләре табибларны чакыра.

Табиблар бала табучы хатынны ашыгыч рәвештә операция бүлмәсенә алып китәләр һәм кесарев кисеме операциясе үткәрәләр. Беренчел версия буенча, яшь хатынның йөрәге туктаган.
Хатын-кызның гәүдәсе Казан шәһәрендәге моргка озатылган. Суд-медицина экспертизасы үткәреләчәк.

Әлеге факт буенча ТР буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан  Россия Җинаять кодексының «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading