16+

Татарстанда балалар бакчасыннан ике бала югалган

Чаллыда узган җомга, 24 ноябрьдә, 39 нчы комплекстагы 83нче «Реченька» балалар бакчасыннан ике бала качкан. Бу хакта социаль челтәрләрдә бер әни яза.

Чаллыда узган җомга, 24 ноябрьдә, 39 нчы комплекстагы 83нче «Реченька» балалар бакчасыннан ике бала качкан. Бу хакта социаль челтәрләрдә бер әни яза.

"Һаман тынычлана алмыйм. 13.35 сәгатьтә миңа төркем тәрбиячесе шалтыратты һәм кызымның башка кыз белән бергә, урамда йөргәннән соң югалганын һәм аларны таба алмавын хәбәр итә. Урамда йөргәннән соң алар төркемгә 12 сәгатьтә керә.  Димәк, алар миңа 1,5 сәгать дәвамында булган хәл турында хәбәр итмәгән!", дип язган хатын.

Хатын-кыз, эш урыныннан сорап китеп, балалар бакчасына барган.  Юлда аңа икенче югалган кызның әнисе шалтыраткан. Аңа ярты сәгать алданрак шалтыратканнар һәм ул полициягә шалтыратырга өлгергән.
"Минем килүемә, 13.50 сәгатьтә балалар табылган һәм алар белән барысы да яхшы иде, - дип хәбәр итә Чаллыда яшәүче хатын. - Алар исән - сау һәм сәламәт! Төрле нәрсә булырга мөмкин, хәтта күз алдына китерү дә куркыныч. Чөнки кызчыклар шул арада өч комплекста йөреп, өч тапкыр юлны кичкәннәр!»
Шул ук вакытта хатын-кыз әйтүенчә, аларның төркемендә тәрбияче берүзе эшли, шул исәптән үз кече тәрбияче вазифасын да үти икән.
"Балалар бакчасы администрациясе һәм мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы бу хәлгә бәйле рәвештә кирәкле чаралар күрәчәкләрен ышандырды", - дип йомгаклаган хат авторы.
83нче балалар бакчасындагы кабул итү бүлмәсенә шалтыратуыбызга мөдирнең иртәгә генә булачагын аңлаттылар.
Әлеге хәл турында прокуратура да белеп алган, хәзер тикшерү бара, дип яза "Челнинские известия". 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading