Шул ук вакытта демографик үсеш булмау да борчый. Былтыр Татарстанда барлыгы 42861 бала туган. Балалар иң күп туган районнар: Казан, Чаллы шәһәре, Арча, Балтач,Биектау, Әлмәт, Саба, Питрәч районнары, ә менә Чүпрәле, Чирмешән, Тукай, Апас, Минзәлә, Әгерҗедә туучылар саны азрак.
Хәер, туучылар саны аз булса да, Татарстан Идел буе округында туу күрсәткечләре буенча беренче урында кала бирә. Балага уза алмаучылар өчен кулланыла торган нәтиҗәле ысулларның берсе – ЭКО. Бу ысулның нәтиҗәлелеге 35 процентны тәшкил итә.
Марат Садыйков Премьер- министрга ЭКО өчен быелга 50 миллион сум акча бүлеп бирүне сорады. “Бу кимендә 350 балага туарга ярдәм итәр иде”, –диде ул. 2020 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә стационарларны төзекләндерү белән шөгыльләнәчәкләр. Бу программа биш елга исәпләнгән. Моның өчен 17 миллиард сум акча бүленеп биреләчәк.
Комментарийлар