16+

Татарстанда бәби-бокстан ерак түгел бер сабыйны ташлап калдырганнар

Әле күптән түгел генә Яр Чаллыда Кама балалар медицина үзәгендә ачылган бәби-бокста беренче ташландык сабый куелуын ишетеп, ачынган идек.

Әле күптән түгел генә Яр Чаллыда Кама балалар медицина үзәгендә ачылган бәби-бокста беренче ташландык сабый куелуын ишетеп, ачынган идек.

Быелның 27 гыйнварында әлеге тартмага куеп калдырылган кызчык бүген сау-сәламәт, яңа әти-әнисе белән яшәп, үсеп ята.

26 апрель көнне Чаллыдан тагын бер шундый хәбәр килде. Шул ук үзәктән ерак түгел, дөресрәге, аның чүп савытлары яныннан үтеп баручы бер ир кеше кичке сигезенче яртылар тирәсендә нәни бала елаганны ишетеп ала. Тавышның хуҗасы "тере төргәк" тә ерак булмый. Әлеге сизгер ир-ат полиция чакырта. Табиблар ныклап тикшергәннән соң, кызчыкның исән-сау булуын, аның сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамавын әйтәләр. Бәхеткә, нарасый язгы салкын җирдә озак ятмаган булып чыга. Аны ташлап калдырыр алдыннан матур итеп яңа киемнәргә киендергәннәр, әйбәтләп төргәннәр. Ләкин монда башка сыймаслык бер нәрсә бар. Бала табылган урыннан ерак та түгел 300-400 метрда гына бәби-бокс урнашкан. Яшь әни тугыз ай буе йөрәге астында йөрткән нарасыен нигә шунда куеп калдырмады икән? Бу сорау күке-ананың кем булуын ачыклаганчы җавапсыз калып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading