Кайбер маркалар 23 тиенгә күтәрелгән.
7-13 август көннәрендә республикада бензин һәм дизель ягулыгы бәяләре кабат арту күзәтелә, дип хәбәр итә Татарстанстат.
Мисал өчен, АИ-92 маркалы бензин бәясе 9 тиенгә, АИ-95 маркасы 10 тиенгә, ә АИ-98 маркасы 23 тиенгә үскән.
Дизель ягулыгы уртача 55,6 сум торган. Бу 0,34 процентка кыйммәтрәк дигән сүз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар