16+

Татарстанда бер яшь кыз яңа туган баласының гәүдәсен ун көн буе балконда яшереп тоткан

Түбән Камада 22 яшьлек хатын-кыз ун көн дәвамында яңа туган баласының гәүдәсен фатир балконындагы тартмада яшереп тоткан. 

Түбән Камада 22 яшьлек хатын-кыз ун көн дәвамында яңа туган баласының гәүдәсен фатир балконындагы тартмада яшереп тоткан. 

Бу хакта 16 май көнне Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Май башында әлеге 22 яшьлек хатын-кыз малай таба, ул вакытта өйдә беркем дә булмый. Берничә көннән соң ул үз-үзенә кул салырга тели, хастаханәгә озатыла, шул вакытта аның яңа туган баласының гәүдәсе табыла.

Баланың исән килеш туганмы-юкмы икәнлеге әлегә билгесез. Шулай да Россия Җинаять Кодексының ананың яңа туган баласын үтерүе маддәсе буенча тикшерү башланган. Билгеле булганча, кансыз "әни" хатын-кызлар консультациясендә йөклелек буенча исәптә тормаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading