Республикада бүгенге көндә 18,5 мең кеше эшсез исәпләнә.
Рәсми эшсезлек күрсәткече 0,9 процентны тәшкил итә. Татарстанның Хезмәт халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау минситрлыгы мәгълүматларына караганда, 9-15 март аралыгында 1186 кеше эшсез калган. 527Се эшләреннән үз теләкләре белән киткән. 87Се - штат кыскарганга киткән. Эшсез калучылар арасында җитештерү тармагы, сәүдә, төзелеш өлкәсе хезмәткәрләре күп. Мәшгульлек үзәкләрендә бүген 23,7 мең эш урыны тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар