16+

Татарстанда бер әбине өендә 300 мең сумга "дәвалаганнар"

Чаллыда пенсионер әби өенә ялган дәвачыны керткән һәм 300 мең сум акчасыннан колак каккан.

Чаллыда пенсионер әби өенә ялган дәвачыны керткән һәм 300 мең сум акчасыннан колак каккан.

 Бу хакта Татар-информ ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Чаллыда яшәүче 71 яшьлек пенсионер полицейскийларга хәбәр иткәнчә, аның өенә таныш булмаган хатын-кыз кереп, әбидә бозым булуын әйткән һәм аны чыгарырга тәкъдим иткән. Үз эшенә керешкәч, өйдә булган бөтен акча һәм кыйммәтле әйберләрне алып килүен сораган. Чакырылмаган кунак аларның барысын да конвертка салган, әфсенләгән, шуннан соң хуҗабикәгә биргән һәм берничә көн ачмаска кушкан.

Нәтиҗәдә, пенсионер әби 302 мең сум акчасыннан колак каккан. Хәзерге вакытта аферистка карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading