16+

Татарстанда бер фермер кар өстенә бер машина хөрмә чыгарып ташлаган

Сәбәбе нәрсә булган икән?

Сәбәбе нәрсә булган икән?

Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында кар өстендә инде шактый өшегән бер өем хөрмә табылуы турында фотосурәтләр бөтен социаль челтәрне айкап чыкты бугай. Авыл кешеләре аны яшереп кенә хайваннарына дип пакетларына җыйган, ләкин татлы җимешләрне бары кәҗәләр генә ошаткан.

"Челнинские известия" ачыклаганча, хөрмә җирле фермерныкы, ул яшелчә һәм җиләк-җимеш сату белән шөгыльләнә икән.
Хөрмә ни өчен киштәләргә эләкмәгән һәм моның сәбәбе нидә? "Имеш, җимешләрдә кара нокталар табылган", - дип аңлаткан "Челнинские известия"гә әңгәмәдәше. Шунысы кызык, Югары Тәкерман авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова "Челнинские известия" басмасына үз фикерен белдергән: "Безнең фермерга вакытлыча саклап тору өчен танышы аңа хөрмә партиясен калдырган. Ләкин теге танышы күренмәгән һәм фермер аның товарын шәхси хуҗалыкның ишегалдында, кар өстендә бушатырга мәҗбүр булган. Ләкин кайбер мессенджерларда язганча, бу авыл кыры һәм чүплек тә түгел. Хәзерге вакытта алар җыештырылган - хөрмә тартмаларга җыелган, сүз куерту өчен сәбәп юк".

"Челнинские известия" шулай ук фермерга да шалтыраткан, тик ул җавап бирүдән баш тарткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading