Татарстанда бер хатын-кыз бала пособиесе рәсмиләштерергә чыгып киткән һәм югалган
Аны инде дүртенче тәүлек эзлиләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Аны инде дүртенче тәүлек эзлиләр.
Яр Чаллы шәһәренең "Комсомольский" 2 нче полиция бүлеге хәбәрсез югалган 1983 елгы Янгирова Зөлфия Кәүсәр кызын эзли. Ул ЗЯБ бистәсенең 19 комплексында яшәгән.
30 мартта хатын-кыз социаль яклау бүлегенә балалар пособиесен рәсмиләштерергә өеннән чыгып киткән, шуннан соң туганнарына аннан ватс апп аша хастаханәдә булуы турындагы хәбәр килгән. Югалучы хатынның соңрак кәрәзле телефоны өзелеп куелган. Хәзерге вакытка кадәр аның кайда булуы ачыкланмаган.
Зөлфиянең билгеләре: кыяфәткә 35 яшь күренә, уртача гәүдәле, буе 165 см, чәче кара, иңбашына кадәр итеп киселгән, күзләре кара.
Өстенә озынча кызыл пуховик, куе зәңгәр башлык, кара итек кигән. Үзе белән кара сумка, документлар, акчасы булган.
Уң аягына бераз аксый.
Хатын моңарчы беркайчан да югалып тормаган, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаган.
Зөлфияне өйдә ике кечкенә баласы һәм әнисе көтә. Зөлфиянең кайда икәнлеге билгеле булган һәркемгә 8 960 079 53 69, 37 98 86, яки 02 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Язар өчен теманы төшемдә күрәм»
-
#Җәмгыять
Андрей Кондратьев: “Яшьләр көнендә җитди сөйләшүләр өчен заманча иҗтимагый киңлек ачылышы бер символикага ия”
-
#Спорт
Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак
-
#Җәмгыять
Дару өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
Комментарийлар