16+

Татарстанда бер пенсионер мошенникларга 10 миллион сумнан артык акча күчергән

Самара өлкәсендә яшәүче пенсионер мошенникларга 10,3 миллион сум акчасын күчергән.

Самара өлкәсендә яшәүче пенсионер мошенникларга 10,3 миллион сум акчасын күчергән.

Хәтта аферистлар кушуы буенча Әлмәткә дә килгән. Янәсе, акча кабул итүче банкомат бары тик шушы шәһәрдә генә урнашкан. Мошенникларга күчергән акчаларның күп өлешен ул еллар бу туплаган икән.

Зыян күрүче әйтүенчә, аңа банк хезмәткәре шалтыраткан. Янәсе, саклык счетында сакланучы акчаларны кемдер башка счетка күчерергә тырыша. Моннан саклану өчен ялган "банк хезмәткәре" кенәгәсендәге барлык акчаларны акчалата алырга киңәш иткән.

Зыян күрүче банкоматка барып 9 млн сум акчасын алган. Мошенниклар таләбе буенча ул Әлмәткә китә һәм барлык акчаларны банкомат аша алар әйткән резерв счетларына күчерә. Әмма бу хәл моның белән генә бетми — аферистлар программа аша әлеге пенсионер исеменә 1 миллион сумлык кредит ачылуын "күреп алган" һәм заемны ябу өчен яңасын рәсмиләштерергә кирәк дип ышандырганнар. Пенсионер бу юлы да алар әйткәннең барысын да үти. Бер банктан ике кредит рәсмиләштерә һәм ул сумманы мошенниклар әйткән счетка күчерә.

Бераз вакыт үткәч, зыян күрүче шикләнә башлый һәм Әлмәттәге полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россиянең Әлмәт районы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading