16+

Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 ның 29 яңа очрагы расланган

Республикада коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле, 6 мең 220 кеше әлеге чир белән авырган.

Республикада коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле, 6 мең 220 кеше әлеге чир белән авырган.

Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 йоктыруның 29 очрагы теркәлгән. Бу хакта журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада 29 яңа коронавируслы инфекция очрагы теркәлгән. Шулай итеп, үсеш буенча - 6 мең 220 очрак булды», - дип хәбәр итте спикер.
Аның сүзләренә караганда, Covid-19га шикле һәм авырулар белән элемтәдә булган 852 кеше медиклар күзәтүе астында кала бирә.
Тәүлек эчендә 4924 тапкыр коронавируска тест үткәрелгән.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, бер тәүлек эчендә республикада яшәүче 49 кеше әлеге чирдән дәваланды, дип өстәде. ИВЛ астында 30 кеше кала бирә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading