16+

Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 йогуның 30 яңа очрагы расланган

Республикада пандемия игьлан ителгәннән бирле, 5 мең 781 кеше әлеге чир белән авырган.

Республикада пандемия игьлан ителгәннән бирле, 5 мең 781 кеше әлеге чир белән авырган.

Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 йоктыруның 30 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 30 очрагы теркәлгән. Гомумән алганда, авыручылар саны 5 мең 781 булды, - дип хәбәр итте спикер.
Аның сүзләренә караганда, тәүлек эчендә белгечләр Covid-19га 4 мең 491 тест уздырган. Татарстанда хасталар белән элемтәдә булган 981 кеше медиклар күзәтүе астында кала бирә.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, коронавирустан бер тәүлек эчендә  24 кешесе савыкты, дип өстәде. Үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына 39 кеше тоташтырылган.

Фото: "ШК"архивыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading