Татарстаннан бер төркем укучылар 26 июнь көнне ата-аналары белән бергә Удмуртиянең "Куюкское" ял базасында мәктәпне тәмамлауларын билгеләп үтәләр.
Шунда ял итү урыныннан 50 метр читтәрәк урнашкан Куюки буасы акваториясендә фаҗигале хәл була, дип хәбәр итә almet-rt.ru. Су керергә киткән 1999 елгы Расил берчак иптәшләре күзеннән югала. Аны эзлиләр. Соңыннан чакыртылган водолазлар берничә сәгатьтән буадан егетнең үле гәүдәсен табып ала. Тикшерү бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар