16+

Татарстанда битлек режимы бетерелә

Татарстан Республикасында коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән битлек режимының гамәлдә булуы туктатыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.

Татарстан Республикасында коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән битлек режимының гамәлдә булуы туктатыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.

«Оператив штаб тарафыннан Covid-19 белән авыручылар саны кимү фонында җәмәгать урыннарында битлекләрне мәҗбүри киюне туктату турында карар кабул ителде», - дип аңлаткан Галимова. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «Татарстан Хөкүмәте карарына үзгәрешләр әзерләнә», - диде ул.

«Коронавирус белән авыручылар саны арту темпы 3,5% тан 0,08% ка кадәр кимеде һәм бу бик яхшы күрсәткеч», —дип билгеләп үтте бу уңайдан Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

«Хастаханәдән тыш пневмонияләр буенча авыручылар саны кимеде», - дип ассызыклады республиканың баш санитар табибы.

Татарстан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе коронавируска тест үткәрү күрсәткече норматив күрсәткечтән артып китә һәм 100 мең кешегә 210 тәшкил итә, ә «авыру ачыкланган кешеләр саны нибары 0,6% тәшкил итә», дип өстәде.

«Әлеге күрсәткечләрдән чыгып, шуны әйтәсе килә, Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри рәвештә маска кию режимын гамәлдән чыгарылмый, ә бары тик тукталып торачак», — дип йомгаклады Марина Патяшина.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading