Татарстанда битлек режимы гамәлдән чыгарылырмы?
Бу татарстанлыларның 80 проценты прививка кадаткан очракта гына мөмкин булачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бу татарстанлыларның 80 проценты прививка кадаткан очракта гына мөмкин булачак.
Татарстанда битлек режимын гамәлдән чыгару турында сөйләргә әле иртә, дип саный Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Маска режимы саклана, шул исәптән вакцинация узган кешеләр өчен дә, чөнки прививка авырудан сакламый, ә үлем нәтиҗәләреннән һәм катлаулыклардан гына саклый ала.
«Киләчәктә без вәзгыйтьне анализлаячакбыз һәм норматив документлар көтәчәкбез. Әгәр коллектив иммунитетның 60 проценты битлекләр белән хушлашу өчен җитәрлек дигән карар кабул ителсә, ул кабул ителәчәк. Ләкин шуны да искә төшерәсем килә, оператив штабта коллектив иммунитетның 60 проценты аз һәм без 80 процентка омтылабыз дигән карар кабул ителгән һәм шундый төрдәге йөкләмә бар. 80 процент күрсәткечкә 1 ноябрьгә кадәр ирешергә кирәк. Шуңа күрә, вакцинация турындагы карарны никадәр иртәрәк кабул итсәк, вирусның безнең арада йөрүе шулкадәр азрак булачак. Һәм без нинди дә булса чикләүләрне, шул исәптән битлек режимын гамәлдән чыгару турында сөйли алачакбыз ", - ди Любовь Авдонина.
Билгеле булганча, үзенең бер чыгышында Владимир Путин илдә вакцинацияләүне мәҗбүри куймаска, әмма бу юнәлештә активлыкны арттырырга киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда туган телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә»
-
#Төрлесе
Аюдан ничек сакланырга?
-
#Проектлар
Халык, әйдәгез, Казансуны чистартабыз!
-
#Киңәш сандыгы
Колак «шаулаганда» водород перекисе ярдәмгә килә
-
#Шоу-бизнес
Марат Шәйбәков: “Хәлем тагын катлауланды...”
Комментарийлар