16+

Татарстанда боз кичүләре ябыла

Татарстан Республикасында боз кичүләре ябылыр вакыт җитте. Кичә, ягъни 10 март көнне аның берсен япканнар иде инде.

Татарстан Республикасында боз кичүләре ябылыр вакыт җитте. Кичә, ягъни 10 март көнне аның берсен япканнар иде инде.

Кама елгасының Мамадыш районындагы өлешендәге боз кичүенә кичке сәгать дүрттән соң машиналарны кертмәделәр.  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте 13 март көнне “Аракчино-Югары Ослан”  һәм “Яшел Үзән — Түбән Вязовые” боз кичүләре дә ябылачак дип хәбәр итә. Көннәр җылыту сәбәпле, боз астында ерганаклар барлыкка килә, нәтиҗәдә боз көпшәкләнеп, ватылырга мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов та елгаларның өске агымында бозның инде эри башлаганлыгы, боз өстендә чаңгыда һәм елга өстендәге сукмаклардан йөрергә ярамаганлыгын кисәтә. Түбән Кабан күлен һәм Казансу елгасын каплаган боз өстенә дә кермәү хәерле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading