8 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә боз, яңгыр явуы һәм көчле җил булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте кисәтә.
«Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 9 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр булуы көтелә», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Һава торышы бозылып, җил көчәячәк, аның тизлеге секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин.
Моннан тыш, урыны белән яшен булуы ихтимал, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә көчле яңгыр фаразлана.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар