Татарстанда бу атнада кискен салкынайтачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәктә хәбәр иттеләр.
Иртәгә явым-төшем көтелә, төнлә температура +1 градуска кадәр төшәчәк, көндез +3 +8 градуска кадәр җылытачак.
Чәршәмбе көнне үк төньяк җиле температура фонын тискәре күрсәткечләргә кадәр түбәнәйтәчәк: төнлә -1 -6, көндез -4 градус көтелә.
Пәнҗешәмбе көнне аз болытлы һава торышы сакланачак, төнлә -4-9 градус салкын булуы көтелә. Көндез көнбатыш районнарда юеш кар явачак, көндез температура +1 дән -4 градуска кадәр төшәчәк.
12 һәм 13 ноябрьдә явым-төшемнәр көтелә. Төнлә -5 градуска кадәр, көндез -2гә кадәр төшәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар