Бүген кич белән Татарстанда һава торышының начараюы көтелә.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, республикада кичке сәгать алтыдан соң, секундына 21 метрга кадәр көчле җил, кайбер районнарда буран башланачак, ә төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.
Синоптиклар фаразы буенча, иртәгә Татарстанда болытлы булачак. Юеш кар явуы көтелә. Төнлә -4 градуска кадәр салкынайтачак, ә көндез 0дән 6 градуска кадәр җылытачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар