16+

Татарстанда өч яшьлек кызчык тәрәзәдән егылып төшеп үлгән

Тикшерү комитеты әлеге факт нигезендә «Саксызлык буенча үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү комитеты әлеге факт нигезендә «Саксызлык буенча үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

31 май көнне Алабуга шәһәренең Пролетар урамындагы торак йорт янында өч яшьлек кызчык тәрәзәдән егылып төшкән.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, Тикшерү комитеты әлеге факт нигезендә «Саксызлык буенча үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Соңрак ачыкланганча, баланың әтисе эштә булган, ә әнисе юыну бүлмәсендә булган. Кайсыдыр мизгелдә бала тәрәзә төбенә менеп, тәрәзәне ачкан һәм москит челтәренә таянган. Һәм кызчык җиденче кат тәрәзәсеннән аска очкан.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый. Эшне тикшерү дәвам итә.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе искәрткәнчә, балаларны тәрәзәсе ачык бүлмәдә караучысыз калдырырга ярамый. Тәрәзә тоткычына махсус йозак куярга киңәш ителә

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X