Чаллының 47нче номерлы кадетлар мәктәбендә дәрес вакытындагы килеп чыккан хәлне прокуратура тикшерә башлаган.
Бу хакта progorodchelny.ru хәбәр итә.
Интернетта таралган видеода дәрес вакытында котырынган ир-ат укытучы кыз балага җикеренә, ямьсез сүзләр ата-ата аның өстенә килә. Әлеге хәлне кызның сыйныфташлары видеога төшергән.
Әлеге хәлдән соң, мәктәптә тикшерү эшләре башланган, укытучы, укучы һәм аның әти-әнисеннән сорау алганнар. Педагогик этика таләпләрен бозган укытучыга карата дисциплинар чара кулланырга мәҗбүр булганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар