16+

Татарстанда чүп яндыру заводы кайчан эшли башлаячагы мәгълүм булды

Проект, без теләгәнчә уңышлы гамәлгә ашырылмый. Республикада, гадәттә, объектлар алай төзелми, ди Алексей Песошин.

Проект, без теләгәнчә уңышлы гамәлгә ашырылмый. Республикада, гадәттә, объектлар алай төзелми, ди Алексей Песошин.

Яшел Үзән районында урнашкан чүп яндыру заводы 2025 елда эшли башлар дип көтелә. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары каршында чыгыш ясаган Премьер-министр Алексей Песошин хәбәр итте. 

"Проект, без теләгәнчә уңышлы гамәлгә ашырылмый. Республикада, гадәттә, объектлар алай төзелми",- дип башлады җавабын Алексей әфәнде депутатларның чүп яндыру белән бәйле соравына. 

"Хәзер төзелеш эшләре паузада. Әле күптән түгел Кытайдан партнерлар килеп, җиһазлар тәкъдим итте. Инвестор 2025 ел азагына өлгерә ди",- диде Хөкүмәт башлыгы.  

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, инвестор заводны җиһазландыру буенча кыенлыклар белән очрашкан. Җиһазларны урнаштырыр алдыннан төзергә кирәкле бар нәрсә дә әзер. Бу төзелеш эшләренең 24-25 процентын тәшкил итә, ди Алексей Песошин. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading