16+

Татарстанда экстремизмга каршы сайт эшли башлады

"Хозур" нәшрият йорты "Ислам террорга каршы" дигән яңа сайт эшләтеп җибәрде.

Татарстанда экстремизмга каршы сайт эшли башлады

"Хозур" нәшрият йорты "Ислам террорга каршы" дигән яңа сайт эшләтеп җибәрде.

"Экстремизм. Яшьләр карашы" дигән түгәрәк өстәл утырышында аның презентациясе дә узды. Нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин сүзләренчә, экстремизмга каршы сайтлар бар, әмма әлеге портал алардан терроризм проблемасын ислам дине позициясеннән яктыртуы белән аерылып тора.

- terrora-net.ru порталы үз эченә бик күп мәгълүматны алган. Анда укырга яраган дини әдәбият исемлеге, террорга каршы тору турындагы законнар белән танышып була, Россиядә эшчәнлеге тыелган террорчылык һәм экстремистик оешмалар исемлеге, террор булган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирелә, Россия территориясендә тыелган дини агымнар турында киң мәгълүмат бирә, әлеге темага кагылышлы аудио, видео материаллар, экспертлар фикерләре, аналитик мәкаләләр белән баетылган. Алга таба ул тагын да тулыландырылачак, баетылачак, - ди ул.

Түгәрәк өстәл артына җыелган төрле яшьләр оешмалары вәкилләре дә терроризм, экстремизмга каршы тору юллары турында фикер алышты. Экстремизмның яшьләр арасында барлыкка килү сәбәпләрен эзләде, субкультураларның тискәре сыйфатлар тәрбияләү мәсьәләсе һәм яшьләр оешмаларының экстремизм белән көрәштә тоткан роле хакында сөйләштеләр.

Экстремистлар сафына күпчелек очракта яшьләр басуын исәпкә алганда, алар арасында аңлату эшләре алып бару зарур.
Мөфти урынбасары Рөстәм Батров әйтүенчә, ислам дине артына яшеренгән ялган идеологияләргә каршы тору өчен яшьләр оешмалары актив эш алып барырга тиеш.
- Үзенең төпле фикере булган гыйлемле яшьләр моннан читтә тора, ә менә тормышта үз урынын таба алмаганнар экстремистик идеологияләргә иярә. Безгә исә моны булдырмаска кирәк, - ди ул.
Рөстәм Батров республикада бик күп милләтләр гомер кичерүен билгеләп узды. Күп вакытта алар бер-берләренә карата сабыр дигән төшенчә белән килешмәвен җиткерде.
- Без бер-беребезгә түзәргә түгел, ә үзара дустанә мөнәсәбәттә яшәргә тиешбез, - ди мөфти урынбасары.

Түгәрәк өстәл артына җыелучылар яшьләр арасында патриотик тәрбия алып барырга кирәклеге турында да искәртте. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Тимур Истратий фикеренчә, бу эшне балалар бакчасына йөрүче сабыйлардан ук башлау мөһим.
- Нишләп әле туган илнең флагына, гербына карата мәхәббәт тәрбияләмәскә. Туган илне ярату шуннан башлана, - ди ул.

Әлеге сүзләрдән соң, утырышта катнашучылар бертавыштан Төркияне мисал итеп китерде.
- Төркия флагын һәр өйдә, хәтта гаилә бәйрәмнәре вакытында күрергә була, бу үз илләренә карата хөрмәт билгесе дигән сүз, - ди алар.
Экстремистик төркемнәр социаль челтәрләрдә дә актив эш алып бара.

"Татарстанның иҗади яшьләр академиясе" иҗтимагый оешмасы рәисе, «Кибердружина» волонтерлар оешмасы вәкиле Сабина Вафина сүзләренчә, алар интернеттан ун мең куркыныч сайтны ябуга ирешкән.
- «Кибердружина» оешмасына керүче волонтерлар интернеттагы куркыныч контентларга каршы көрәшә. Аңа экстремистик характердагы сайтлар да, наркотик сатучы, балалар порнографиясен таратучы сайтлар да керә. Без, хокук саклау органнары белән берлектә, аларның эшчәнлеген туктату белән шөгыльләнәбез, - ди Сабина.

Калган яшьләр оешмалары вәкилләре дә үзләре оештырган чаралар, акция, форум, квестлар турында сөйләде. Алар барысы да терроризм һәм экстремизмга каршы көрәштә ныклап эшләргә, әлеге уңайдан көчләрне берләштерергә кирәклеге турында ассызыклап үтте.

Фото: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading