16+

Татарстанда ел ахырына кадәр өч поликлиника һәм ике амбулатория төзиячәкләр

Капиталь ремонтка 27 поликлиника, участок хастаханәләре һәм табиб амбулаторияләре подрядчы оешмалар белән килешүләр төзелгән инде.

Капиталь ремонтка 27 поликлиника, участок хастаханәләре һәм табиб амбулаторияләре подрядчы оешмалар белән килешүләр төзелгән инде.

Татарстан Республикасында агымдагы ел ахырына кадәр 39 медицина объекты төзүне һәм реконструкцияләүне тәмамларга планлаштыралар.

Бу максатларга сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 1,5 млн сум чамасы акча бүленәчәк. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама ясап, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.

Өч поликлиника, ике табиб амбулаториясе, шулай ук җиде фельдшер-акушерлык пункты төзү планнарында. Капиталь ремонтка 27 поликлиника, участок хастаханәләре һәм табиб амбулаторияләре подрядчы оешмалар белән килешүләр төзелгән инде. Моннан тыш, 2021 елдан 2025 елга кадәрге чорда медицина учреждениеләрендә заманча җиһазлар, шул исәптән томографлар, рентген-аппаратлар, маммографлар һәм флюорографлар алмаштырылачак һәм җиһазландырачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading