Татарстанда фатирда чыккан янгын бер хатын-кыз белән 7 яшьлек баланың гомерен өзгән
Татарстанда Бөгелмә шәһәрендә тугыз катлы йортта янгын чыккан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанда Бөгелмә шәһәрендә тугыз катлы йортта янгын чыккан.
Тугызынчы каттагы фатирда хатын-кыз һәм җиде яшьлек бала үлгән. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Бүген иртән Ленин урамындагы 66 нчы йортта янгын чыккан. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр тугызынчы каттагы балкон тәрәзәсеннән кара төтен чыгуын күргән. Коткаручылар фатир ишеген махсус корал ярдәмендә ачкан.
20 квадрат метр мәйданда йорт җиһазлары янган. Балконда 62 яшьлек хатын мәетен тапканнар. Ул ис тиеп һәлак булган.
Йокы бүлмәсендә кроватьта җиде яшьлек кыз бала табылган. Янгын чыкканда ул йоклап яткан булган. Бала янында 37 яшьлек ир-атны тапканнар. Бу ир баланы коткарырга җыенганда, аңын югалткан дип фаразлана.
Табиблар кыз баланың яну продуктлары белән агуланып үлүен ачыклаган. Ир-атны коткарып калганнар.
Янгын сүндерүчеләр янгынны 20 минутта сүндергән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир-ат залда тәмәке тарткан һәм телевизор караган. Соңрак ул башка бүлмәгә чыгып киткән. Янгын тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан булуы ихтимал. Ялкын тиз арада фатирны чолгап алган. Кешеләр чыгу юлын таба алмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
-
#Язмалар
Йорт иясе дигәнгә сез дә ышанасызмы ул!?
-
#Шоу-бизнес
Асылъяр: “Сәгатьләр буе кармак тотып, балык күзләп утырган кешеләргә шаккатам...”
-
#Кыскача яңалыклар
“Алтын мөнбәр” XXI Казан кинофестивален ачу фильмы булып МХО турындагы картина сайланды
Комментарийлар