Яшел Үзән урамнары буйлап гадәти булмаган туй кортежы узган.
Бөтен машиналардан да алда матур итеп бизәлгән, кияү белән кәләш утырган янгын сүндерүчеләр машинасы барган. Кияү кеше җирле янгын-коткару гарнизонында эшләгәнлектән менә шундый тематик туй уздырган яшьләр.

Текә машиналарда язылышырга килүчеләр күп булса да, мондые беренче тапкыр булган икән. Яшьләр канәгать калган, ә туй машнасы янында фотога төшәргә теләүчеләр саны бихисап булган.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар