16+

Татарстанда грипп һәм ОРВИ аркасында 10 мәктәп тулысынча ябылды

Татарстанда грипп һәм ОРВИ таралу аркасында 10 мәктәп тулысынча ябылган. Моннан тыш, 252 мәктәптә кайбер сыйныфларда дәресләр үткәрелми.

Татарстанда грипп һәм ОРВИ таралу аркасында 10 мәктәп тулысынча ябылган. Моннан тыш, 252 мәктәптә кайбер сыйныфларда дәресләр үткәрелми.

Авыруның күпләп таралуына юл куймау максатыннан Зәй районында – бер, Лаеш районында – биш, Минзәлә районында – өч һәм Тәтеш районында бер мәктәп тулысынча карантинга ябылды.

Исегезгә төшерәбез, әгәр сыйныфта 20 процент бала грипп яисә ОРВИ белән авырып китсә, аларны өйләренә кайтарып җибәрәләр. Мондый сыйныфларда дистанцион укыту тулысынча сәламәт балалар өчен оештырыла.

Республикада 466 207 мәктәп укучысы һәм 31 801 укытучы көн саен иртән медицина фильтры уза. Бүген – 307, узган елның 1 сентябреннән башлап 38 436 кеше иртәнге фильтрны үтмәгән.

29 гыйнварда Татарстан мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәде. Моның урынына укучылар белән мәктәп яны территориясендә спорт һәм мәдәни-танып белү чаралары уздырдылар. Ял көннәрендә мәктәпләрне яхшылап җыештырдылар һәм дезинфекция ясадылар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading