16+

Татарстанда җиңел моторлы самолетның җиргә килеп төшүе нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган

⠀ Әлеге вакыйга турында хәбәр ашыгыч хезмәтләргә 12:54 сәгатьтә кергән.

Татарстанда җиңел моторлы самолетның җиргә килеп төшүе нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган

⠀ Әлеге вакыйга турында хәбәр ашыгыч хезмәтләргә 12:54 сәгатьтә кергән.

Әлмәт районының Кәләй авылы янында җиңел моторлы самолет җиргә килеп төшкән.
⠀
Урынга чакыру буенча килгән коткаручылар һәлакәт нәтиҗәсендә ике кешенең һәлак булуын ачыклаганнар. Янгын чыкмаган, әмма аның барлыкка килүен булдырмас өчен янгын сүндерүчеләр күбек сиптергән, ә соңыннан һәлак булучыларның үле гәүдәләрен чыгарганнар.
⠀
Һәлакәт урынына Кама транспорт прокуроры килгән. Билгеле булганча, "Ермак" җиңел моторлы самолеты Әлмәт авиаклубыныкы булган. Хәзер хокук саклаучылар очышларның куркынычсызлыгы турындагы кануннарның үтәлешен тикшерәләр.

Фото: http://ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading