16+

Татарстанда «Изге Болгар җыены» кайчан бәйрәм ителәчәк?

Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» бәйрәменә әзерлек һәм уздыру планы расланды. Бу карарны бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Чарага әзерлек 30 апрельдән башлана: кунаклар чакырыла, сәүдә нокталары, транспорт парковкалары урыннары әзерләнә, программа төзелә. 10 майдан бәйрәм үткәрү урыны - Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгын әзерләү башлана. Биредә санитар эшкәртү, дини йолалар уздыру урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү, территорияне чистарту эшләре алып барыла. Ай ахырында объектларның янгын куркынычсызлыгы тикшерелә, ашыгыч ярдәм бригадалары кизүе, җәмәгать хокук тәртибен саклау һәм башка иминлек чаралары оештырыла.

20-21 майда бәйрәм итүнең төп вакыйгалары: халык кәсепләре эшләнмәләре ярминкәсе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән «Ислам» темасына лекцияләр була. 

21 майда «Милли үзенчәлек һәм дин» XIII Бөтенроссия форумы оештырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading