КФУның экология һәм табигатьтән файдалану институты кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сүзләренчә, инде пәнҗешәмбедән республикада һава торышы җылына башлый. Татарстан территориясендә 26 март төнендә һава -3 градуска кадәр төшсә, җомгада ул 0 градус, ә якшәмбе төнендә +4 булуы көтелә. Көндез һава 11 градуска кадәр җылыначак, дип фаразлана.
Явым-төшемнәргә килгәндә, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә кар явуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар