Бәйгедә катнашу өчен, социаль челтәрләрдә җанисәп участокларында төшерелгән фотографияләрне бастырырга кирәк.
1-14 ноябрь көннәрендә татарстанлылар арасында онлайн фотоконкурс узачак. Анда катнашу өчен халык санын алу пунктларында җанисәп турындагы плакат фонында төшкән фотографияләрне #Татарстан #МояПерепись хештэглары куеп, ВКонтакте яки Instagram сәхифәләрендә бастырырга кирәк.
Көн саен 1 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр ВКонтактеда «Народный Татарстан» берлегендә үткәрелгән туры эфирда катнашучылар арасында 20:00 сәгатьтә 2 iPhone 13 уйнатылачак. Шул рәвешле, барлыгы 28 смартфон уйнатылачак.
Конкурста 1 ноябрьнең иртәнге 8дшн алып 14 ноябрьнең 20:00 сәгатенә кадәр бастырылган фотосурәтләр катнаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар