16+

Татарстанда хуҗасыз этләр ташланган бала кан югалтып, хастаханәгә эләккән

Осиново бистәсендә хуҗасыз этләр 11 яшьлек малайга ташланган.

Осиново бистәсендә хуҗасыз этләр 11 яшьлек малайга ташланган.

Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган. Хуҗасыз этләр балага ташланган урынга Яшел Үзән шәһәре прокуроры Сергей Егоров барган, дип яза "ТАСС".

Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, бала Республика Балалар хастаханәсенә озатылган. Ул җәрәхәтләнгән, кан югалткан. Хәзер бала шок хәлендә һәм аның белән табиблар эшли, диелә хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading