Татарстанда өч ир-ат коронавирустан үлгән
Татарстанда яшәүче тагын өч кеше Covid-19 корбаны булды. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланды", - дип билгеләп үттеләр ведомствода. Covid-19 дан 1935, 1940 һәм 1942 елгы ир-атлар вафат булган. "Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнгән ", - дип ачыклык керттеләр министрлыкта. Шулай итеп, Татарстанда коронавирус корбаннарының гомуми саны 468 гә җиткән.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар