Республиканың оператив штабы хәбәр итүенчә, 1 очрак – читтән кергән, 28е – элемтә аша күчкән.
6 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өй шартларында дәвалана.
Коронавирус йоктыручыларның берсе – бала, 13 кеше – 30-50 яшьтәгеләр, 7 кеше – 60-70 яшьтәгеләр һәм бер кеше – 70-80 яшьтә, дип хәбәр ителә.
Казанда – 19, Әтнә районында – 2, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Балтач, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск районнарында – берәр очрак ачыкланган.
7 августта Татарстанда COVID-19 инфекциясен йоктыруның 5810 очрагы теркәлгән. 4653 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 32 кеше дәваланган.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар