Татарстанда узган тәүлектә ковид белән авыруның 46 яңа очрагын ачыклаганнар. Оператив штабта хәбәр итүләренчә, 13 кеше хастаханәгә озатылган, 33 - өйдә генә дәвалана.
Казанда 11 авыру теркәлгән, 7 авыру - Яшел Үзән районында, 6 кеше - Яр Чаллыда, 3 - Тукай районында, 4 кеше - Азнакай һәм Түбән Кама районнарында, 2шәр кеше - Буа һәм Кама Тамагы районнарында һәм берешәр авыру - Әлки, Әлмәт, Лаеш, Менделеевск, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Ютазы районнарында ачыкланган.
Барлыгы Россиядә узган тәүлектә COVID-19 авыруының 9299 яңа очрагы ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар