16+

Татарстанда коронавируска каршы вакцина ясау пунктлары саны арткан

8 февраль мәгълүматлары буенча, Татарстанда яңа коронавируска каршы инфекциядән вакцина ясау өчен 100 пункт эшли. Бу хакта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков белдерде.

"Барлыгы 21 245 кеше вакцинация узган. Икенче дозаны 5 284кеше алган. Үткән атнада безгә шактый күп вакцина килде, ул инде медицина оешмаларына таратыла башлады. Эшнең ешлыгы арта бара. Хосусый пунктлар саны арта. Элек вакцина кадату буенча 71 пункт эшләсә, хәзер аларның саны 100 булды", - диде Жаворонков республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә багышланган матбугат конференциясендә.

Спикер сүзләренә караганда, ТР сәламәтлек саклау министрлыгына Казанның 25 предприятиесеннән хезмәткәрләргә коронавируска каршы вакцина кадату өчен заявкалар килгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading