1941 елгы ханым сугыш ветераннары госпитале базасында урнашкан йогышлы авырулар госпиталенә илтелгән булган.
Аңа катлаулы формадагы ике яклы үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган. Пациентның хәле йөрәк авырулары аркасында тагын да начарланган. Вирус идентификацияләнгән. Үлем сәбәбе патологоанатомия экспертизасы нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Бу - Татарстанда коронавирустан вафат булуның 62нче очрагы.
Мәрхүмәнең урыны оҗмахта булсын, якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар