16+

Татарстанда коронавирустан егерме алтынчы пациент үлгән

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоккан егерме алтынчы хаста үлгән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

1949 елгы Чаллы кешесен 2нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Анда Covid-19 вирусы һәм пневмония нәтиҗәсендә барлыкка килгән коронавирус инфекциясенең авыр формасы булган. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруыннан интеккән. Хәле нык авырлашкач, реанимация бүлегенә күчерелә. Ни кызганыч, дәвалау курсы тиешле нәтиҗәләрне бирми, пациентның хәле озак вакыт авыр булып калган.
«Пациент 2020 елның 23 майда вафат булган. Үлемнең сәбәбе аутопсия (суд-медицина экспертизасы) нәтиҗәсендә ачыкланган. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», - диде Галимова.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading