Быел Татарстанда коронавирустан 20 табиб вафат булган. «Кызганыч, пандемия чорында 20 табибны югалттык, аларның уникесе дәүләт сәламәтлек системасында эшли», — диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат конференциясендә.
Ул республикада коронавирустан барлыгы 185 үлем очрагы теркәлгәнен әйтте. Аларның санын биш округка бүлеп күрсәтте.
«Үзәк округта 43,7 процент, төньяк-көнчыгыш округы (үзәге — Яр Чаллы) — 39 процент, Түбән Кама округы — 4 проценты, көньяк-көнчыгыш округ (үзәге — Әлмәт) — 8, 5 процент, Кама аръягы зонасы (үзәге — Чистай) — 4,8 процент», — диде министр урынбасары.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар