Россиядә COVID-19тан тәүлеклек үлем-китем буенча антирекорд куелган. Татарстан Республикасында - коронавирусның 75 яңа очрагы теркәлгән.
Россиядә COVID-19 йоктыручыларның саны 24326га арткан, дип хәбәр итә Covid-19 вирусы белән көрәш штабы.
"Соңгы тәүлек эчендә Россиядә яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) расланган очраклар - 85 төбәктә 24326 тәшкил итә, шул исәптән 5230 (21,5%) кешедә әлеге чир симптомсыз гына, җиңелчә үтә", - диелә хәбәрдә.
Пандемия башыннан бирле илдә 2138828 очрак теркәлгән.
Тәүлек эчендә 491 үлем очрагы теркәлгән - бу эпидемия башланганнан бирле антирекорд санала. Бөтен чор эчендә Россиядә ковидтан 37031 кеше үлгән. Сәламәтләнүчеләр саны 1634671 га җиткән (тәүлек эчендә 23226 пациент сихәтләнгән).
Узган тәүлектә ТРда COVID-19ның 75 яңа очрагы ачыкланган. Республикада коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 9848 гә җиткән. Барлыгы 8598 кеше сәламәтләнгән (узган тәүлектә бу сан - 71). 132 пациент вафат булган.
Географик бүленеш:
1. Казан - 53
2. Яр Чаллы - 6
3. Бөгелмә - 1
4. Югары Ослан - 4
5. Биектау районы - 1
6. Алабуга - 2
7. Яшел Үзән - 3
8. Лаеш - 2
9. Мөслим - 2
10. Саба - 1
ФОТО: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар