2 мартта Лениногорск районы Тимәш авылында 1939 елгы пенсионер ханым кар астында һәлак була. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәче җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.
Скопировать ссылку
2 мартта Лениногорск районы Тимәш авылында 1939 елгы пенсионер ханым кар астында һәлак була. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәче җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.
Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра.
Якынча мәгълүматлар буенча, берничә көн элек пенсионер кызына кунакка килә. Фаҗига көнне кызы белән кияве шәһәргә эш буенча китә. Өйләренә әйләнеп кайткач, түбәдән 2 метр тирәсе биеклектә төшкән кар көртенә тап була.
Комментарийлар