Республика парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар шуның хакында сөйләште. Милли кием көнен кайсы датада уздырачаклары әлегә билгеле түгел. Кайбер депутатлар аны 30 августта уздырырга дигән фикердә тора.
Николай Владимиров, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары:
- Милли кием көнен булдыру идеясен хуплыйм. Республикада яшәүче һәр халык үзен күрсәтергә тели, ә бу исә аларга милли киемнәрен күрсәтү өчен бер мәйданчык булып торачак. Шул ук вакытта ул төрле милләт, халыклар өчен аралашу, танышу, дуслашу мәйданчыгы да булыр дип уйлыйм.
Людмила Белоусова, Республика керәшен оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе:
- Моны ишетеп бик куандым. Ниһаять, милли костюмнарга игътибар артачак. Ни өчен дигәндә, фольклор коллективларыбыз күп, аларга костюмнар тегү бер проблемага әйләнә. Аларны теккәндә этник үзенчәлекләр искә алынмый. Керәшеннәрдә кызлар башларына калфак кия, яшь киленнәр түгәрәк яулык яба. Кияүгә чыгып бер ел үткәч, сүрәкә кияләр. Концертлар оештырганда иҗат коллективлары моны бутый иде. Олы хатыннар калфак кияргә мөмкин, кызлар сүрәкәдән чыга. Димәк, костюмнар турында мәгълүматыбыз да аз дигән сүз. Милли кием көнен булдыру шул яктан да файдалы булыр иде. Мин үзем Милли кием көнен җәйге чорда ачык һавада узуын телим.
Надежда Аюпова, дизайнер:
- Милли киемнәр көне булдыру идеясе бик яхшы, әмма ул халыкны мәҗбүриләп милли киемен кидерүгә әйләнеп калмасын иде. Кеше аны үз теләге, рухи ихтыяҗыннан чыгып кияргә тиеш. Кызганыч, татарлар культураларын, кухняларын ярата, ә киемнәрен юк. Милли костюмнарын бәйрәмнәрдә иҗат коллективлары гына кия, гади кешеләрнең киеп чыкканнарын күргәнем булмады. Бер елны Чабаксарда Республика көнендә булдым. Анда халык урамга милли киемнәреннән чыккан иде. Әбиләреннән калган костюмнарны кигәннәр, шуның белән горурланалар, гаилә ядкәре итеп саклыйлар. Ә бездә ул юк. Бәлки, менә шушы Милли кием көне аларга уйланырга ризык бирер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар