16+

Татарстанда милли проект буенча күперләр төзекләндереләчәк

Татарстан "Куркынычсыз һәм сыйфатлаы автомобиль юллары" милли проектында катнашырга җыенуы хакында хәбәр итте Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.

Татарстан "Куркынычсыз һәм сыйфатлаы автомобиль юллары" милли проектында катнашырга җыенуы хакында хәбәр итте Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.

Бүген Россия транспорт министры Евгений Дитрих әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча видеоконференция уздырды. Милли проектка күперләр һәм юл кичүләр төзү һәм төзекләндерү программасы кертелгән. Моның өчен 1,2 трлн сум бүлеп бирү планлаштырыла.   

Ленар Сафин әйтүенчә, Татарстан әлеге проектта иң активлардан булырга тиеш. 2020 елда уннан артык күперне төзекләндерергә җыеналар.

Татарстанда авария хәлендәге 56 күпер бар. Узган ел 11 күпер төзелгән һәм 7 күпер төзекләндерелгән.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading