16+

Татарстанда МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм турында сайт эшли башлады

Татарстанда МХОда катнашучылар, аларның гаиләләре һәм балалары өчен ярдәм һәм теләктәшлек итү турында барлык мәгълүмат тупланган сайт эшли башлады.

Татарстанда МХОда катнашучылар, аларның гаиләләре һәм балалары өчен ярдәм һәм теләктәшлек итү турында барлык мәгълүмат тупланган сайт эшли башлады.

Zabotasvo.tatar сайтында федераль һәм региональ дәрәҗәдәге ярдәм чаралары турында мәгълүмат бар.

Мәсәлән, МХОда катнашучы хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары тиешлеген белергә була — бу сугыш хәрәкәтләре ветераны статусын бирү, юридик ярдәм, контракт төзүчеләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләү.

Сайтта шулай ук гуманитар ярдәм өчен акча һәм әйберләр җыючы хәйрия фонды турында мәгълүмат бар.

Татарстаннан МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен ярдәм чаралары каралган. Мәсәлән, Казанда агымдагы елның 1 сентябреннән 31 декабренә кадәр махсус операциядә катнашучыларның башка никахларыннан туган балалары өчен ата-аналар түләве гамәлдән чыгарылды.

Хәзер МХОда катнашу өчен контракт төзегән казанлыларга түләүне 1 декабрьгә кадәр озайтырга планлаштыралар. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 200 мең сум тәшкил итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading